Башкортстан югары уку йортларына керергә теләүчеләр артты

Югары уку йортларының көндезге бүлекләренә генә дә җәмгысе 37 мең егет белән кызлар гаризалар тапшырган
(Уфа, 16 июль, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Бүген Башкортстан югары уку йортларында кабул итү имтиханнары башланды.
Башкортстан Мәгариф министрлыгы вәкилләре хәбәренә караганда, быел югары уку йортларына керергә теләүчеләр тагын да арткан.
Югары уку йортларының көндезге бүлекләренә генә дә җәмгысе 37 мең егет белән кызлар гаризалар тапшырган. Шуларның 27 меңе бюджет урыннарына өмет итә ала. Республика буенча бер урынга уртача конкурс 3,6 кеше тәшкил итә.
Башкортстан дәүләт педегогия университетын сайлаучылар да күп быел. 5882 кеше гариза биргән педагогия университетына. Анда бер урынга уртача 4,2 кеше туры килә. Иң зур конкурс – биредәге “Гамәли информатика” бүлегендә. Бер урынга 25 яшь-җилкенчәк дәгъва итә анда. Аннан соң бер урынга 20 кеше белән “Мәгълүмати системалар һәм технологияләр” белгечлеге бүлеге килә.
Быел Башкортстан мәктәпләренең 11нче сыйныфын барлыгы 33 мең 759 бала тәмамлаган иде.