Кукмарада 41 беренче сыйныф укучысына мәктәпкә портфельләр тапшырылды

Яңа уку елына әзерлек барышында мондый ярдәм районда 152 балага күрсәтеләчәк.
(Казан, 16 июнь, "Татар-информ","Хезмәт даны", Алсу Гатауллина). Кукмарада 41 беренче сыйныф укучысына мәктәп кирәк-яраклары тутырылган портфельләр тапшырылды. Бу хакта район газетасы яза.   2007 елдан бирле республикада Хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча республика советы инициативасы һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның ярдәме белән “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” хәйрия акциясе үткәрелә. Ул аз керемле, күп балалы гаиләләрдәге, тәрбиягә алынган һәм инвалид балаларга адреслы социаль ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән.  Кукмараның үзәк мәйданында әлеге акция кысаларында хәйрия чарасы үткәрелде: 41 беренче сыйныф укучысына мәктәп кирәк-яраклары тутырылган портфельләр тапшырылды. Яңа уку елына әзерлек барышында мондый ярдәм районда 152 балага күрсәтеләчәк. Әлеге чарада Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, район башлыгы Сергей Димитриев һәм башка кунаклар катнашты.