“Артек” халыкара балалар үзәге 90 еллыгын бәйрәм итә

Ул 1925 елның 16 июнендә туберкулездан җәфа чигүче балалар өчен лагерь-санаторий буларак оеша

 (Казан, 16 июнь, “Татар-информ”). Бүген “Артек” халыкара балалар үзәгендә зур бәйрәм чаралары үткәрелә: данлыклы лагерь 90 еллыгын каршылый. Бүген сәгать 23.40та "Первый канал" телевидениесе шул уңайдан документаль фильм премьерасын тәкъдим итә.

Аерым алганда, "Артек" туберкулездан җәфа чигүче балалар өчен лагерь-санаторий буларак, Россия Кызыл Хач җәмгыяте рәисе Зиновий Соловьев инициативасы белән, 1925 елның 16 июнендә оештырыла. Кырымның көньягында Кара диңгез буендагы Гурзуф бистәсендә урнашкан лагерьның беренче сменасына Мәскәүдән, Иваново-Вознесенскидан һәм Кырымнан 80 пионер килә. Аннан соң “Артек”та беренче чит ил делегациясе – Германия пионерлары булып китә. Беренче артекчылар брезент палаткаларда яши. Соңрак яр буенда фанерадан кечкенә йортлар салына. Узган гасырның 30нчы елларында югары паркта төзелгән кышкы корпус бәрабәренә “Артек” ел әйләнәсендә эшли башлый.

Бөек Ватан сугышы елларында исә балалар лагере Сталинградка, соңрак Алтайдагы Белокуриха бистәсенә эвакуацияләнә. Кырымны илбасарлардан азат иткәннән соң, 1944 елның апрелендә, “Артек”ны торгызу эшләре башлана. Шул ук елның августында сугыштан соңгы беренче смена ачыла, тагын 1 елдан исә лагерь территориясе бүгенге зурлыгына кадәр киңәйтелә.

1960нчы елларда “Артек”ның халыкара хезмәттәшлекләре үсеш ала, биредә киң күләмле төзү эшләре алып барыла. Аерым алганда, “Прибрежный”, “Горный”, “Янтарный”, “Хрустальный”, “Алмазный” лагерь-комплекслары ачыла.

Совет чорында “Артек”ка юллама совет балалары өчен генә түгел, чит ил укучылары өчен дә дәрәҗәле бүләк санала. Чәчәк ату чорында “Артек”ка юлламаларның еллык саны 27 меңне тәшкил итә. Лагерьга күренекле шәхесләр еш килә: төрле елларда биредә Никита Хрущев, Леонид Брежнев, Юрий Гагарин, Индира Ганди, Джавахарлал Неру, Бенджамин Спок, Отто Шмидт, Хо Ши Мин, Валентина Терешкова, Лев Яшин кунак булып китә.

1990 елда, оештырып корулар нәтиҗәсендә, “Артек” бөтенсоюз пионер лагере балалар һәм яшүсмерләрнең ялын һәм сәламәтләндерелүен оештыруга юнәлтелгән “Артек” халыкара балалар үзәгенә әверелә.

1991 елда Украинаның бәйсезлеге игълан ителгәннән алып 2014 елның мартына кадәр Кырым территориясендә урнашкан лагерь Украина биләмәсендә була.

2014 елның 18 мартында Кырым Республикасы Россия составына кертелгәннән соң, “Артек” халыкара балалар үзәге федераль милек санала. 90 ел эчендә биредә дөньяның төрле почмакларында яшәүче миллионнан артык малайлар һәм кызлар ял итә.

Искәртеп үтик: лагерь 15 сменада эшләячәк. 29 майда ачылган “Туган көнең белән, Артек!” дип исемләнгән 2нче смена 18 июньгә кадәр була. Гомумән, киләсе елның гыйнварына кадәр балалар “Артек”та кино”, “Артек” регатасы”, “Очрашу урыны – А утравы”, “Башка мәктәп”, “Осталар шәһәре”, “Күп милләтле илебез”, “Яңа ел могҗизалары”, “Артек чыршысының тылсымлы утлары” сменаларында ял итә алачак.

Шунысы да игътибарга лаек: быел юлламаларның 70 проценты РФ субъектларына квоталар рәвешендә бүлеп бирелгән. Әлеге урыннар мәдәният, сәнгать, фән, спорт юнәлешләрендә, шулай ук укуда, ярышларда, олимпиадаларда, фестивальләрдә уңышка ирешкән укучылар өчен бүләк рәвешендә таратыла. "Татар-информ" агентлыгы алдан хәбәр иткәнчә, быел Татарстанга “Артек” балалар лагерена 275 юллама каралган.