ТР ФА президиумы академия президенты вазыйфасына кандидат тәкъдим итте

Ул - Мәкъзүм Сәлахов

 (Казан, 16 май, «Татар-информ», Алсу Сафина). Кичә ТР Фәннәр академиясенең президиум утырышында академия президенты вазыйфасына кандидат тәкъдим ителде.

Утырышта катнашучылар бертавыштан Мәкъзүм Сәлахов кандидатурасын хуплады.

ТР ФА президентын сайлаулар июньдә узачак, ул гомумҗыелышта була.

Искәртеп узабыз: ТР ФА президенты вазыйфасыннан китәргә җыенучы Әхмәт Мазгаров үзе Мәкъзүм Сәлахов кандидатурасын тәкъдим итте.