Казанда инклюзив белем бирүнең үсеш мәсьәләләренә багышланган халыкара конференция бара

Конференция ЮНЕСКО җитәкчелегендә үтә

(Казан, 16 май, «Татар-информ»). Кичә Казанда “Укырга һәм бергә яшәргә: сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикләнгән затлар өчен заманча мәгариф стратегияләре” дип исемләнгән халыкара фәнни-гамәли конференция башланды. Ул өч көн дәвам итәчәк. Дөньяның 13 иленнән килгән вәкилләр катнашындагы форум “ТИСБИ” идарә университетында бара. Әлеге уку йорты инде 17 ел дәвамында инвалидларның бөтен категориядәгеләрен дә укыту эшчәнлеге белән шөгыльләнеп, зур тәҗрибә туплаган.

Конференциядә ЮНЕСКО эшләре буенча РФ комиссиясе, РФ Тышкы эшләр министрлыгы, ЮНЕСКОның мәгариф буенча мәгълүмати технологияләр институты вәкилләре, шулай ук Әрмәнстан, Бангладеш, Болгария, Босния һәм Герцеговина, Боствана, Бөекбритания, Гамбия, Ирландия, Италия, Латвия, Литва, Филиппин кебек илләрнең 35 вәкиле катнаша. Җәмгысе әлеге чара чит илләр һәм 30лап Россия шәһәрләренең 350дән артык белгечен җыйды.

Конференциядә катнашучыларга ТР Президентының социаль мәсәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның сәламләү сүзләрен җиткерде. Президент мөрәҗәгатендә әйтелгәнчә, конференция бүгенге көннең иң актуаль һәм кискен торган мәсьәләсенә – физик мөмкинлекләре чикләнгән затларны укыту һәм социаль адаптацияләүгә багышлана. Бүген ТРда 58 мең инвалид яши һәм инклюзия мәсьәләләрен күтәрү аша барлык затларга да, социаль хәленә һәм сәламәтлек дәрәҗәсенә карамастан, тигез дәрәҗәдә белем алу мөмкинлеге идеясе тормышка ашырыла, диелә Президент текстында.

Россия ректорлары берлегенең генераль секретаре, Россия Президенты каршындагы инвалидлар эшләре буенча комиссия әгъзасы Ольга Каширина Россия университетларының инвалидларга профессиональ белем бирү өлкәсендәге тәҗрибәсе уникаль һәм халыкара гуманитар стандартлар үсеше өчен өстенлекле файдаланылырга тиешлеген ассызыклады.


Пленар утырышның беренче өлешендә шулай ук ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, ТР Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министры Рафис Борһанов, ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин һ.б. катнашты.