Балтач мәктәбе “Йолдызлар парады”н үткәрде

Сәләтлеләргә мәктәп үз грантын тапшыра

 (Казан, 16 май, “Татар-информ”). Балтач урта мәктәбе һәр елны, уку елы тәмамланыр алдыннан, талантлы, актив укучыларын барлап, бәйрәм үткәрә.

Сәхнә түренә район, республика күләмендә уздырылган олимпиада җиңүчеләре, призерлары, фәнни-гамәли конференциядә катнашучылар күтәрелде. Сәнгать дөньясында инде танылу ала башлаган йолдызлар тамашачыны матур җырлар, дәртле биюләр белән сөендерде. Сәхнәгә мәктәпнең 65 спортчысы чыгып тезелгәч ярты зал бушап калды, дип белдерә “Хезмәт” газетасы.