news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда балаларны мәктәптә ашату буенча ата-аналардан килгән шикаятьләр саны кимегән

2021 елның 11 гыйнварыннан балаларны мәктәптә тукландыруга карата ата-аналар контроле буенча эш башланган.

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Казанда балаларны мәктәптә тукландыруга карата укучыларның әти-әниләреннән килгән шикаятьләр саны ике тапкыр кимегән.

Казан шәһәренең Мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов «Балаларны мәктәптә тукландыру. Әти-әниләр контроле» ата-аналар җыелышында белдергәнчә, шикаятьләр санын киметүгә һәм аларның асылын тамырдан үзгәртүгә ирешелгән.

«Хәзер ризыкның тәме, температурасы һәм туклануны оештыруга бәйле мәсьәләләр берән-сәрән һәм аерым мәктәпләрдә генә була», — диде докладчы.

Ул билгеләп үткәнчә, быелның 11 гыйнварыннан балаларны мәктәптә тукландыруга карата ата-аналар контроле буенча эш башланган. Ата-аналар мәктәп ашханәләрендә ризыкка бәя бирү өчен көн саен кизү торган, алар шулай ук туклануны оештыруга да контрольлек иткән.

Ризванов сүзләренчә, әгәр 2020 елның сентябрь–декабрь айларында Мәгариф идарәсенә балаларны мәктәптә тукландыру мәсьәләләре буенча 54 мөрәҗәгать килсә, быелның гыйнвар-апрелендә аларның саны ике тапкыр кимеп, 24кә калган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100