Спас районында изоляция вакытында тугыз аз комплектлы мәктәп ачылган

«Роспотребнадзор таләпләре үтәлсә, аз комплеклы мәктәпләрне ачарга рөхсәт», - ди Илсур Һадиуллин.

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Спас районында коронавирус белән бәйле изоляция вакытында тугыз аз комплектлы мәктәп ачылган. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында Татарстанның мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин әйтте.

«Роспотребнадзор таләпләре үтәлсә, аз комплеклы мәктәпләрне ачарга рөхсәт. Әйтик, Спас районында тугыз мәктәп, анда 5-6, 12 кешелек сыйныфлар бар», — диде ул.

Илсур Һадиуллин сүзләренчә, Татарстанда укучылар саны иллегә кадәр булган 460 аз комплектлы мәктәп бар. Шуларның 280е — башлангыч мәктәп — анда 2 меңнән артык бала укый. 134 төп һәм 56 урта мәктәп бар. Барлыгы 7200 бала аз комплектлы мәктәпләрдә укый, диде ул. 

Илсур Һадиуллин мәктәптә балалар саны аз булса да, ата-аналар үзләре баласын барып укытудан баш тарткан очраклар булганын әйтте. Бу кечкенә авылларда да коронавирус очраклары табыла башлавы белән бәйле. Шуңа бу процесс туктатылып торды, диде.

«Ачылган очракта, хосусый мәктәпне гамәлгә куючылар, безнең (мәгариф министрлыгы — Т.И. искәрмәсе) белән килештерергә тиешләр», — диде.