IX сыйныфлар өчен дәүләт йомгаклау аттестациясенең яңа расписание проекты әзерләнде

«Татар-информ» агентлыгы алдарак хәбәр иткәнчә, Россия төбәкләре рус теле һәм математикадан имтихан тапшыруның төп һәм резерв срогын үзләре билгели ала.

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ»). IX сыйныфны тәмамлаучылар өчен дәүләт йомгаклау аттестациясенең яңа расписание проекты әзерләнде. Төп дәүләт имтиханы һәм дәүләт чыгарылыш имтиханының төп вакыты быел 8 июньнән 31 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта Рособрнадзор хәбәр итә.

Имтиханнарны сентябрь аенда өстәмә вакытта кабат тапшырып булачак. Әйтик, укучылар 4 сентябрьдә өстәмә вакытта – рус теле, 7 сентябрьдә математика кебек фәннәрдән сынау бирәчәк.

«Өстәмә вакытта имтиханнар үткәрү өчен резерв көннәр билгеләнгән. Аерым алганда, 14 сентябрьдә – рус теле, 15 сентябрьдә – математика, 18 сентябрьдә рус теле һәм математикадан имтихан тапшыру каралган», - диелә хәбәрдә.

«Татар-информ» агентлыгы алдарак хәбәр иткәнчә, Россия төбәкләре рус теле һәм математикадан имтихан тапшыруның төп һәм резерв срогын үзләре билгели ала.