Бушлай тукланучы укучыларга ризык җыелмасын апрель азагына кадәр өләшеп бетерәчәкләр

Азык-төлек җыелмаларын тугыз районда биреп бетергәннәр, якын арада тагын унҗиде районда таратачаклар.

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Апрель азагына кадәр мәктәп укучыларына ризык җыелмалары биреләчәк. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында Татарстанның мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин әйтте.

Укучыларның бушлай тукланырга хокукы булган категориясенә азык-төлекне апрель азагына кадәр биреп бетерү ниятләнә. 19 районда инде бирелгән, якын арада тагын 17 районда өләшенәчәк.

Илсур Һадиуллин әйтүенчә, балалар туклануына республика бюджетыннан бер укучыга 7,7 сумнан субсидия бүлеп бирелә. Ризык җыелмалары мәктәп кенә түгел, урта уку йортларында укучыларга да каралган.