Идел буе спорт һәм туризм академиясендә чыгарылыш студентларын эшкә урнаштыру мәсьәләсе турында сөйләшәчәкләр

Быел академиядә белем алган 240 белгеч чыгарылачак

(Казан, 16 апрель, “Татар-информ”). Бүген Идел буе спорт һәм туризм академиясендә беренче тапкыр “Физик тәрбия, сервис һәм туризм базарында чыгарылыш студентларын эш белән тәэмин итүдә теләктәшлек” темасына түгәрәк өстәл утырышы узачак.

2015 нче елның июнендә югары уку йорты бик күп бакалаврларны чыгарачак. Барлыгы 240 белгеч физик тәрбия, сервис һәм туризм юнәлеше буенча үз эш урынын табарга тиеш булачак.

Чыгарылыш студентларын эшкә урнаштыру белән бәйле проблемаларны өйрәнү өчен, академиянең мәгариф һәм кластер хезмәттәшлеге сыйфаты бүлеге, фәнни-белем бирү кластеры буенча вуз партнерлары, эш белән тәэмин итүчеләр һәм дәүләт органнары катнашында түгәрәк өстәл утырышын уздырырга уйлаган.

Докладчылар арасында вузның укыту эшләре буенча проректоры Алмаз Галимов, ТР Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лиана Сәетова, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының спорт төрләре бүлеге башлыгы Раиф Вафин, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының кадрлар сәясәте бүлегенең әйдәп баручы консультанты Гүзәл Гатауллина, Казан мәшгульлек үзәге директоры Марат Хәйруллин, ТР Туристлык агентлыклары ассоциациясе рәисе Рамил Мифтахов бар. Утырышта шулай ук ТР Спорт әзерлеге үзәге директоры Михаил Смолкин, “Приволжанка” Республика балалар-үсмерләр спорт мәктәбе директоры Елена Волоцкая катнаша, дип хәбәр итә Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясенең матбугат хезмәте.