Бердәм Дәүләт имтиханы провинциядән талантлы балаларга югары уку йортларына керергә ярдәм итә, дип белдерде Россия Президенты

Шулай да, Илбашы БДИ системасын камилләштерү кирәклеген инкарь итми

(Казан, 16 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Санкт-Петербург шәһәрендә укучы кызлар Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинга Бердәм дәүләт имтиханын билетлар буенча традицион имтиханга алмаштыру үтенече белән мөрәҗәгать иттеләр.

Илбашы БДИ системасының уңай һәм тискәре яклары булуын билгеләп үтте. “Провинциядән күп кенә талантлы яшьләр Бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре буенча илнең әйдәп баручы югары уку йортларына укырга керә”, - диде ул. Президент булган минусларны Россия мәгариф министрлыгының төзәтергә тырышуын билгеләп узды. Ул әдәбияттан инша рәвешендәге имтиханның кайтарылуын искәртте.

“Кайбер әйдәп баручы вузларда конкурсларда һәм олимпиадалардагы нәтиҗәләрне исәпкә алып, өстәмә сынаулар үткәрү рөхсәт ителә”, - дип белдерде Владимир Путин. Илбашы БДИ системасын камилләштерү ихтыяҗы булуын инкарь итмәде.