Азнакайда укытучылар өчен күчмә һөнәри тестлаштыру уздырыла

Аудиторияләрдә видеокүзәтү камералары урнаштырылган

 (Казан, 16 апрель “Татар-информ”). Бүген Азнакай мәгариф идарәсенең мәгълүмати-методик бүлеге базасында укытучылар өчен күчмә һөнәри тестлаштыру уздырыла. Анда республиканың 7 районыннан үз квалификациясен тиешле категориягә яраклы икәнен билгеләргә теләгән 214 педагог катнаша. Аудиторияләрдә видеокүзәтү камералары урнаштырылган, дип хәбәр итә районның “Маяк” басмасы.