Зәйдә министр урынбасары яңа спорт мәктәбен карады

Биредә дистәдән артык спорт остасы һәм кандидатлар, төрле разрядтагы 2500 спортчы әзерләнде.

(Зәй, 16 февраль, “Татар-информ”,  “Зәй офыклары”, Рәзимә Кашапова). Зәйдә кичә Федор Симашев исемендәге спорт мәктәбендә Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов булды. Көчле чаңгычылар әзерләүне максат итеп куйган мәктәп анда зур кызыксыну уятты, дип яза җирле басма.

Бирегә авыл мәктәпләреннән чаңгычылар да шөгыльләнергә йөри. Ул капиталь ремонттан соң узган ел ахырында файдалануга тапшырылды. Зәйдә чаңгы спорты буенча спорт мәктәбе моннан 36 ел элек ачылган иде. Моның нәтиҗәсе буларак, Зәйдә чаңгы спорты үсеш алып килә. Биредә дистәдән артык спорт остасы һәм кандидатлар, төрле разрядтагы 2500 спортчы әзерләнде. Моннан өч ел элек әлеге мәктәп Симашев мәктәбе итеп аталып, ул уңышлы гына эшләп килә. Чаңгычыларыбыз Петр Коронов, Анна Нечаевская, Егор Казаринов, Андрей Ларковлар Россия һәм Халыкара ярышларда, республика командасы составында чыгыш ясап югары күрсәткечләргә иреште. Зәйлеләр бу көннәрдә барган Олимпия уеннарын игътибар белән күзәтә, чөнки анда Россия командасы составында Анна Нечаевская да чыгыш ясый.