Бакуда татар теле һәм әдәбиятыннан төбәк олимпиадасы уза

Чарада катнашу өчен 14 яшьтән 25 яшькә кадәрге мәктәп укучылары һәм студентлар чакырыла.

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ»). 21 февральдә 15.00 сәгатьтә Татарстан Республикасының Азәрбайҗан Республикасындагы Даими вәкиллеге бинасында татар теле һәм әдәбияты олимпиадасының сайлау алу туры узачак. Бу хакта Татарстан Республикасының Азәрбайҗан Республикасындагы Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чарада катнашу өчен 14 яшьтән 25 яшькә кадәрге мәктәп укучылары һәм студентлар чакырыла.

Үзең белән шәхесне раслый торган таныклык алып килергә кирәк.