news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә уку йортлары һәм бизнес кадрлар җитмәү проблемасы турында сөйләштеләр

Әлмәт политехника техникумында эшмәкәрләр белән түгәрәк өстәл узды.

Әлмәттә уку йортлары һәм бизнес кадрлар җитмәү проблемасы турында сөйләштеләр
almetyevsk.tatar.ru

(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ»). Әлмәт политехника техникумында эшмәкәрләр белән түгәрәк өстәл узды. Анда уку йортлары һәм бизнес кадрлар җитмәү проблемасы турында сөйләштеләр. Бу турыда Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт муниципаль районы сайтында хәбәр ителә.

Барыбызны да борчый торган һәм төрле дәрәҗәләрдә күтәрелә торган төп тема - эшче кадрлар җитмәү проблемасы. Квалификацияле эшчеләр һәм урта звено белгечләрен әзерләү структурасы, күләме һәм сыйфаты еш кына эш бирүчеләрнең таләпләренә туры килми һәм хезмәт базары таләпләренә җавап бирми, диелгән хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100