Россиядә Бердәм дәүләт имтиханнары үткәрњ дђвам итђчђк

Бердәм дәүләт имтиханы бетерелмәячәк, дип белдерде РФ мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко.
(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ»). Бердәм дәүләт имтиханы бетерелмәячәк, дип белдерде РФ мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко.
“Артка юл юк. Бердәм дәүләт имтиханы законда язылганча гамәлгә куелачак. Бернинди артка чигенүләр булмаячак”, - дип белдерде бүген Россиянең Мәгариф һәм фән министрлыгы җитәкчесе министрлык коллегиясендә.
“Моны укучылар, аларның әти-әниләре, җәмгыятьтә дөрес булмаган тђэсирлђр калдырып, бу темага спекуляциялђњче бөтен кеше дә аңларга тиеш”, - дип ассызыклады, дип хәбәр итә «Интерфакс».
Фурсенко шулай ук, “ике”ле алучыларның институтның түләүле һәм бюджет бүлекләренә керергә тиеш түгеллеген билгеләп үтте. “Бу идея БДИ вакытында чынга ашарга тиеш”, - дип ассызыклады министр.
Искә төшереп үтәбез, 2008 елда БДИ Россиянең 84 төбәгендә, шул исәптән Татарстанда да үткәрелде. 11 сыйныфның 1 миллион 90 мең чыгарылыш укучысы имтихан бирде. Агымдагы ел - БДИны штат режимына кертүнең соңгысы, 2009 елдан БДИ чыгарылыш укучыларының белемнәрен бәяләүнең бердәм формасы буларак, илнең бөтен территориясендә дә үткәреләчәк.