Татарстан югары уку йортларында быел бер урынга биш кеше туры килә

Быел да икътисад һәм юридик факультетлар гариза күп кабул ителгән бүлекләрдән санала икән
(Казан, 15 июль, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). “Югары уку йортларында укырга теләк белдерүче яшьләрнең саны быел 60 меңгә якын. Ә көндезге бүлектә укырга теләүчеләр өчен республика уку йортларында ун меңнән артык урын билгеләнгән. Бу исә югары уку йортларында бер урынга биш кешедән артык кеше булуын күрсәтә”, - дип белдерде бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган видеоконференциядә ТР Мәгариф һәм фән министры Наил Вәлиев.
Аның әйтүенчә, быел да икътисад һәм юридик факультетлар гариза күп кабул ителгән бүлекләрдән санала.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: бүген югары уку йортларында абитуриентлардан гариза кабул итү төгәлләнде. Ә менә бердәм дәүләт имтиханының “икенче дулкыны”нда яхшы нәтиҗәләргә ирешкән яшьләр дә, гәрчә инде кабул итү кампаниясе төгәлләнсә дә, уку йортларына керү бәхетенә ирешәчәк. Алар һөнәр бирүче урта һәм коммерцияле югары уку йортларында да укый ала.