news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Россия ел тәрбиячесе» бәйгесен уздыру тәртибенә төзәтмәләр кертелә

«Минем педагогик табыш» һәм «Балалар белән педагогик чара» — традицион форматта уза, ә «Мастер-класс» һәм «Ток-шоу» уздыру тәртибе үзгәрәчәк.

(Казан, 15 июнь, «Татар-информ»). «Россия ел тәрбиячесе» конкурсының финалын уздыру тәртибендә үзгәрешләр ике сынауга кагылачак — «Мастер-класс» һәм «Ток-шоу», калган этаплар элеккеге кебек үк үткәреләчәк. Тиешле карарны «Россия ел тәрбиячесе» конкурсының оештыру комитеты әгъзалары кабул итте.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр иткәнчә, һөнәри ярышның финалы 2021 елда сентябрь–октябрьгә планлаштырылган, ул читтән торып һәм турыдан-туры турларны да үз эченә ала. Ачык этап Краснодар краенда октябрь башында узачак.

 «Без конкурс иң югары дәрәҗәдә узсын өчен барысын да эшләячәкбез. Ышанам ки, Сочи конкурс чаралары өчен искиткеч мәйданчык булачак», — дип билгеләп үтте Россия Федерациясе мәгариф министрының беренче урынбасары Александр Бугаев. Бөтенроссия мәгариф профсоюзы берлеге рәисе Галина Меркулова ассызыклаганча, конкурс даими камилләшә, ә барлык һөнәри сынаулар заман таләпләренә туры килә.

Читтән торып эшләнелгән турның беренче сынавында тәрбиячеләр үзләренең интернет-портфолиосын, икенчесендә — «Мин — педагог» видеоролик-үзпрезентациясен тәкъдим итә.

«Видеороликлар — конкурсантларның визит карточкаларын — ачык кулланылышта, социаль челтәрләрдә урнаштыру планлаштырыла, бу киң җәмәгатьчелеккә илнең тәрбиячеләре белән танышырга, мәктәпкәчә белем бирү педагогы һөнәренең мөһимлегенә һәм әһәмиятенә игътибар итәргә мөмкинлек бирәчәк», — дип ачыклык кертте Россия мәгариф министрлыгының халыкара хезмәттәшлек һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр департаменты директоры Сергей Шатунов.

Тур барышында конкурсантларны берничә сынау көтә. Аларның икесе — «Минем педагогик табыш» һәм «Балалар белән педагогик чара» — традицион форматта уза, ә «Мастер-класс» һәм «Ток-шоу» уздыру тәртибенә төзәтмәләр кертелә. Конкурсны уздыру тәртибенең йомгаклау версиясе Россия мәгариф министрлыгының рәсми сайтында һәм «Россия ел тәрбиячесе» конкурсының рәсми сайтында урнаштырыла.

«Россия ел тәрбиячесе» бөтенроссия һөнәри конкурсы 2010 елдан бирле уздырыла. Гамәлгә куючылар — Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы һәм Бөтенроссия мәгариф һөнәри берлеге. 2020 елда Краснодар краеның 41 муниципаль берәмлеге балалар бакчасы тәрбиячесе Анастасия Быстрюкова җиңүче булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100