Рафис Борһанов Rukami фестивалендә укучыларның инновацион эшләнмәләрен бәяләде

Казанда Rukami республикакүләм техник иҗат фестивале ачылды.

(Казан, 15 июнь, «Татар-информ», Әдилә Зыятдинова). Rukami техник иҗат фестивален ачу тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов бөтен республикадан мәктәп укучыларының инновацион эшләнмәләренә бәя бирде.

«Бу фестивальдә куллар эшчәнлеге яки ниндидер техник күнекмәләр генә үсми, биредә баш мие үсә һәм стандарт булмаган эшләргә өйрәнә. Бу синең нинди белгечлеккә бәйле булуыңа карамастан кирәк. Өч-биш ел яши торган компетенцияләр бар, шуңа да кешеләр бүген үзләре укый торган белгечлек юкка чыгарга яки алыштырылырга мөмкин булуына әзер булырга тиеш», — диде министр.

Бөтен республикадан мәктәп укучылары министрга үз эшләрен тәкъдим иттеләр. Алар арасында игенчелек, медицина, мәгариф, сәнәгать җитештерүе өлкәсендәге эшләнмәләр бар иде. Фестиваль Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Мәгариф министрлыгы ярдәме белән үткәрелә.

Фестивальдә дүрт йөзгә якын укучы үзләренең техник уйлап табуларын тәкъдим итә. Шулай ук форум мәйданчыгында өстәмә үсеш мәктәпләре үз курсларын рекламалый. Фестиваль Россиянең ун төбәгендә үткәрелә. 

Чара кысаларында мәктәп укучыларының техник эшләнмәләре конкурсы үткәрелә. Анда чараның барлык кунаклары жюри сыйфатында катнаша. Тавыш бирү ике көн дәвамында алып барыла. Конкурста җиңүчеләр Мәскәүдә узачак Rukami фестиваленә җибәреләчәк. Анда мәктәп укучылары үз проектларын бөтенроссия дәрәҗәсендә яклаячак.