Казанда күпмилләтле дәүләт шартларында туган телләрне саклауга нисбәтле халыкара җыен уза

Конференция Казанның тюркологлар мәктәбенә 200 ел тулуга багышлана
(Казан, 15 июнь, “Татар-информ”). Казанда 19 июньдә Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетында Казанның тюркологлар мәктәбенә 200 ел тулуга багышланган «Күпмилләтле дәүләт шартларында туган телләрне саклау һәм үстерү: проблемалар һәм перспективалар» дип аталган икенче халыкара фәнни-гамәли конференция уза.

Җыенны ТР Дәүләт Советы, ТР Министрлар Кабинеты, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Фәннәр академиясе, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты, Казан шәһәре мэриясе, Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты, РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы карамагындагы педагогик белем бирү белгечлекләре буенча укыту-методик берләшмәсенең «Туган (татар) тел һәм әдәбият» белгечлеге буенча укыту-методик комиссиясе оештыра.

Конференциядә Бөекбритания, Германия, АКШ, шулай ук Ульяновск, Тубыл өлкәләреннән, Казахстаннан, Татарстан, Башкортстан, Саха республикаларының төрле шәһәрләреннән килгән галимнәр катнаша.

ТДГПУдан алынган мәгълүматларга караганда, конференция барышында дөнья телләре һәм милли телләрнең үсеш перспективалары; Россиядә татар һәм рус булмаган башка халыкларның телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча дәүләт сәясәте; телләрне чагыштырма-тарихи һәм чагыштырма планда өйрәнү; туган тел укытучыларын әзерләү һәм белемнәрен күтәрү мәсьәләләре; мәктәпләрдә һәм югары уку йортларында туган телләрне укыту тәҗрибәсе; укучыларда ватанпәрвәрлек, толерантлылык, төбәк милли-мәдәни киңлек шартларында туган телләрне һәм мәдәниятләрне саклау һәм үстерүгә омтылыш тәрбияләү; дөнья тел картинасы һәм мәдәниятара багланышларга кагылышлы мәсьәләләр күтәрелер дип көтелә.

Конференция юкка гына Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетында уздырылмый. Бүген биредә татар, рус филологиясе факультетлары, чит телләр институты эшли. Татар филологиясе факультеты нигезендә - Татар теле һәм әдәбияты үзәге, чит телләр институтында - Телләр буенча республика әзерлек үзәге, фарсы, гарәп, төрек телләре һәм мәдәниятләре үзәкләре эшләп килә. Шулай ук университетта Идел-Урал төбәге халыкларының телләрен өйрәнү үзәге дә бар. Болар барысы да уку йортын тел белгечләре әзерли торган төп мәгариф учреждениесе итеп танытты.

Билгеле булганча, РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы карамагындагы педагогик белем бирү белгечлекләре буенча укыту-методик берләшмәсе Президиумы Советы 2005 елның 11 октябрендә узган утырышында ТДГПУ нигезендә «Туган (татар) тел һәм әдәбият» белгечлеге буенча укыту-методик комиссиясе (УМК) булдыру турында карар кабул иткән иде.

Боларның барысыннан тыш, «Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты» югары һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесенең 2015 елга кадәр үсеш стратегиясе»н тормышка ашыру кысаларында, «Татарстан яшьләренең күпмәдәниятле мәгариф даирәсендә тел әзерлеге» проектын эшли.