news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешәндәге «Кояшлы» лагерында 160 бала ял итәчәк

Лагерьда өч смена оештырылачак.

Чирмешәндәге «Кояшлы» лагерында 160 бала ял итәчәк
Кадыйр Гомәров

(Чирмешән, 15 май, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Кадрия Гамирова). «Кояшлы» ял һәм сәламәтлек лагеры бәләкәй хуҗаларын кабул итәргә әзер дисәк тә була. «Кояшлы» лагерында барлыгы 160 баланы ял иттерү күздә тотыла.

«Лагерьның корпусларында буяу эшләре башкарылды, бүлмәләр юылды. Хәзерге вакытта ашханәдә ремонт бара. Бирегә яңа электр җиһазлары, мебель, савыт-саба алыначак. Яңа спорт җиһазлары кайтару һәм ял залын яңарту да күздә тотыла. Дүрт сменага да эшчеләр тупланган», — ди район яшьләр сәясәте бүлеге начальнигы Гөлнара Вазанова.

Лагерьның беренче сменасы 10 июньдә башлана, 45 бала 30 июньгә кадәр ял итәчәк. Икенче сменада, 4 июльдән 24 июльгә кадәр, шулай ук 45 укучы көннәрен саф һавада уздырачак. Өченче сменада, 28 июльдән 14 августка кадәр 45 спортчы яшүсмер өчен ял оештырылачак. Соңгы сменада 19 августтан, бер атна дәвамында, 25 укучы көннәрен файдалы итеп уздыра алачак.

«Кояшлы»да ял итәргә теләүче балаларның әти-әниләре район яшьләр эшләре бүлегенә гариза тапшыра ала, 2-29-99 номеры буенча да мәгълүмат алырга мөмкин. Райондагы, урман кочагында урнашкан лагерьда ял итәргә теләүчеләр аз түгел, икенче сменага урыннар беткән дә.

4 июньнән 24 июньгә кадәр 13 мәктәп яны лагерында (Әккәрәй, Ивашкино, Ульяновка, Туймәт, Иске Кади, Түбән Кәминкә, Югары Кәминкә, Бәркәтә, Күтәмә, Кармыш, Иске Үтәмеш, беренче һәм икенче санлы Чирмешән мәктәпләрендә) 7 яшьтән 17 яшькәчә 485 укучы ял итәчәк. Шуларның икесендә — Әккәрәй һәм Ульяновка мәктәпләре базаларында хезмәт һәм ял лагере оештырыла. Биредә 45 бала ялларын эш белән чиратлаштырачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100