news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актанышта 2020-2021 уку елында фән олимпиадаларында җиңүчеләрне бүләкләделәр

Быел «Ел укучысы» исеменә Актанышның 2нче мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Зилә Әбүдәрова лаек булды.

Актанышта 2020-2021 уку елында фән олимпиадаларында җиңүчеләрне бүләкләделәр
http://aktanysh-rt.ru/

(Актаныш, 15 май, «Татар-информ», «Актаныш-информ»). Актаныш районы мәдәният йортында 2020-2021 уку елында фән олимпиадаларында җиңүләр яулаган, призлы урыннар алган, төрле конкурс-бәйгеләрдә уңышка ирешкән укучыларны һәм аларны әзерләгән укытучыларны хөрмәтләү тантанасы узды.

Быелгы уку елында фән олимпиадаларының муниципаль этабында 2268, республика һәм төбәк этапларында 303 укучы 39 олимпиадада үз көчләрен сынап караганнар. 2020-2021 уку елында район укытучыларының фидакарь хезмәте, укучыларыбызның тырышлыгы нәтиҗәсендә Бөтенроссия, халыкара, төбәкара, республика фән олимпиадаларында 114 призлы урын яуланды. Узган ел белән чагыштырганда бу сан 21гә арткан (узган ел - 93).

Чарада район башлыгы Энгель Фәттахов, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем буенча идарәсе җитәкчесе Тамара Федорова да катнашып, үзләренең изге теләкләрен ирештерде.

Фән олимпидаларында җиңүче һәм призер булган укучыларның барысына да, һәм аларны олимпидаларга әзерләгән укытучыларына район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Быел «Ел укучысы» исеменә Актанышның 2нче мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Зилә Әбүдәрова лаек булды. Аңа «Ел укучысы» эмблемасы, планшет тапшырылды.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100