Кытайның 45 абитуриенты Казан федераль университетына укырга керергә әзерләнә

Чит ил гражданнары өчен әзерлек онлайн-курслары марттан бирле үткәрелә.

(Казан, 15 май, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Кытай шәһәрләре мәктәпләрендә дистанцион рәвештә әзерлек курслары оештырылган. Быел аларда 45кә якын абитуриент Казан федераль университетына укырга керергә әзерләнә. Бу хакта Казан федераль университеты ректорының тышкы элемтәләр буенча урынбасары Тимирхан Алишев туры линиядә хәбәр итте.

"Чит ил гражданнары өчен әзерлек онлайн-курслары марттан бирле үткәрелә, чөнки бездә укырга тиешле кытайлыларның бер өлеше илләреннән чыкмады. Алар үз илләрендә, әмма Казан университетына керергә әзерләнәләр», — дип сөйләде уку йорты ректорының урынбасары.

Хәзер университетның барлык студентлары онлайн рәвештә укый, диде Тимирхан Алишев.