Татарстан Фәннәр академиясендә Россия Үзәк диния нәзарәтенең 225 еллыгына багышланган түгәрәк өстәл була

Алга таба да Үзәк Диния нәзарәте дәүләтебез белән бергә барып, Русиядәге татар-мөселманнарны туплап торыр, аларның мәнфәгатен яклар, ди мөфти Крганов

(Казан, 15 май, “Татар-информ”). Иртәгә сәгать 11дә Татарстан Фәннәр академиясендә, Россия Үзәк диния нәзарәте оешуның 225 еллыгы уңаеннан, “түгәрәк өстәл” башлана.

Аерым алганда, икенче һәм өченче мөфти Габдессәләм Габдеррәхимов белән Габделвахит Сөләймановка багышланган фәнни җыенда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, җәмәгать эшлеклеләре, мөфтият һәм хакимият вәкилләре катнаша, Казан, Уфа, Мәскәү галимнәре чыгыш ясар дип көтелә.

Мәскәү мөфтияте матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, Үзәк Диния нәзарәтенең Мәскәү мөфтияте “түгәрәк өстәл”не Россия иҗтимагый палатасының милләтара мөнәсәбәтләр һәм дин иреге комиссиясе, Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Диния нәзарәте, Россия Ислам университеты белән бергәләп оештыра. Чувашстан һәм Мәскәү мөфтие, Россия иҗтимагый палатасы вәкиле, Үзәк Диния нәзарәте рәисе, баш мөфти Тәлгать Таҗетдиннең беренче урынбасары Әлбир Крганов фикеренчә, 225 еллык нәзарәт ике гасырдан артык татар һәм башкортларны берләштереп торган. Моны күпчелек галимнәр дә таный. Алга таба да Үзәк Диния нәзарәте дәүләтебез белән бергә барып, Россиядәге татар-мөселманнарны туплап торыр, аларның мәнфәгатен яклар, ди мөфти Крганов.