“Нурлатнефть” НГДУсында яшьләрнең фәнни-гамәли конференциясе үтте

Фәнни-гамәли конференциядә 90 яшь хезмәткәр катнашты һәм алар 84 эш тәкъдим иттеләр

(Казан, 15 май, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). “Нурлатнефть” НГДУсында яшьләрнең фәнни-гамәли конференциясе үтте. Предприятиенең баш инженеры Роберт Әхмәдуллин әлеге чараны җитди сынау дип атады. “Яшь хезмәткәрләрдән активлык көтәбез”, – диде ул һәм, идарә эшчәнлегенә тукталып, бүген төрле секцияләрдә үз эшләрен тәкъдим итүчеләргә уңышлар теләде.
Яшь белгечләр Советы рәисе Фәрит Шәвәлиев 2010-2012 елларда НГДУның фәнни-гамәли конференцияләрендә катнашкан яшь хезмәткәрләрнең һәм тәкъдим ителгән эшләрнең саны буенча мәгълүмат китерде. Ул яшь нефтьчеләр арасында автор һәм автордаш буларак берьюлы берничә секциядә катнашучыларның барлыгын да билгеләп үтте. Мисал өчен, 4нче ЦДНГ геологы Раил Сатдаров – 3, ә ОТС һәм ОБСта эшләр бүлүче Ратмир Нуриәхмтов 2 эш тәкъдим иттеләр.
Тәкъдим ителгән барлык эшләрне 4 төркемгә бүлделәр, шул рәвешле 4 эксперт комиссиясе дә төзелде. Фәнни-гамәли конференциядә 90 яшь хезмәткәр катнашты һәм алар 84 эш тәкъдим иттеләр. “Нурлатнефть” НГДУсында хезмәткәрләрнең инглиз телен өйрәнүләренә аерым игътибар бирелә. Мәсәлән, өч кеше – И.Гыймалетдинов (ЦТРС), Р.Сатдаров (4нче ЦДНГ) һәм А.Галәветдинов (ЦКППН) “Нефть-газ сәнәгатендә комплекслы технлогияләр” секциясендәге үз эшләрен инглиз телендә тәкъдим иттеләр һәм призлы урын алдылар.
Гомумән, барлык катнашучыларны да тыңлаганнан соң, 28 эш призлы урыннарга ия булды. Комиссия беренче урын биргән эшләр арасында А.Минхәеров (ЭВМ ПООМ операторы), А.Самарин (3нче ЦДНГ механигы), Г.Шәйхуллина (ОКда эшләр бүлүче), Р.Бакиров (ЦКППН технологы) һәм башкалар бар иде. Җиңүчеләргә һәм призерларга грамоталар һәм акчалата бүлкәләр тапшырылды.
Ә фәнни-гамәли конференциянең максатларын НГДУның баш инженеры Роберт Әхмәдуллин болай дип билгеләде: “Без яшь хезмәткәрләрнең үзләрен, сәләтләрен һәм инициатива күрсәтүләрен телибез. Предприятиедә яшьләрнең һөнәри үсешенә зур игътибар бирелә, чөнки НГДУның киләчәге бит алар”, – диде ул. Ә призлы урыннар алган эшләр сентябрьдә “Татнефть” ААҖнең XII нче фәнни-гамәли конференциясендә катнашачак.
Бу хакта “Дуслык” газетасы хәбәр итә.