Күп милләтле якшәмбе мәктәпләре һәм этнокомпонентлы белем бирү мәктәпләре укучылары Казанга җыела

Казанда 17-19 май көннәрендә күп милләтле якшәмбе мәктәпләре һәм этнокомпонентлы белем бирү мәктәпләренең республика фестивале уза

(Казан, 15 май, “Татар-информ”, Римма Гатина). Казанда 17-19 май көннәрендә күп милләтле якшәмбе мәктәпләре һәм этнокомпонентлы белем бирү мәктәпләренең республика фестивале уза. Фестивальдә әлеге мәктәпләрдә белем алучы укучылар катнаша.

Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф һәм төбәкара хезмәттәшлек бүлегендә хәбәр иткәнчә, әлеге чара 2004-2013 елларга ТР дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасын тормышка ашыру; төрле милләт балаларының туган телен, әдәбиятын, тарихын, мәдәниятын, гореф-гадәтләрен саклау, үстерү һәм өйрәнү; РФ халыклары телләрен укытуда яңа инновацион алымнарны тәкъдим итү максатыннан үткәрелә.

Программада укучылар катнашында концерт, этномәдәни белем бирүне үстерү буенча күргәзмә, театрга бару, укытучылар өчен - “Тел һәм мәдәни күртөрлелек - Россиянең рухи байлыгы” дигән секция, укучылар өчен мәдәниятлар диалогы фестивале үткәрү, туган телләр укытучылары өчен мастер-класслар оештыру каралган.