news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Зур тәнәфес» финалчылары «Артек»ка барачак, җиңүчеләр Россия буйлап сәяхәт итәчәк

«Зур тәнәфес» конкурсына Россиядә белем алырга теләгән чит илдә яшәүче үсмерләр дә кушыла ала.

(Казан, 15 апрель, «Татар-информ», Диләрә Галиева). «Зур тәнәфес» конкурсы финалына чыгучы 5-7 сыйныф укучылары «Артек»ка бара алачак. Җиңүчеләр Мәскәүдән алып Владивостокка кадәр һәм Владивостоктан Мәскәүгә таба «Зур тәнәфес» поездында сәяхәткә чыгачак.

«Конкурс Россия Мәгариф министрлыгы ярдәме белән үткәрелә. Быел ул өч яшь категориясендәге укучыларны берләштерә. 5-7 сыйныф укучылары - 20 майга кадәр, 8-10 сыйныфтагылар һәм көллият һәм техникум студентлары 15 июньгә кадәр гариза бирә ала», — диелә Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы хәбәрендә.

Моннан тыш, конкурста беренче тапкыр киләчәктә Россиядә белем алырга теләгән чит ил яшүсмерләре катнаша ала.

Финалга 600 укучы чыга, 300 бала җиңүче була һәм Россия буйлап сәяхәткә чыга.

Бәйге 26 мартта башланды һәм ул «Мәгариф» илкүләм проекты буенча тормышка ашырыла. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100