news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан лицеенда укучы кызлар Европа математика олимпиадасында абсолют җиңүче булды

Россия командасында Казан шәһәренең Вахитов районындагы 131 нче лицей укучылары Ралинә Йосыпова һәм Розалина Миргалимова катнашты.

Казан лицеенда укучы кызлар Европа математика олимпиадасында абсолют җиңүче булды
https://mon.tatarstan.ru

(Казан, 15 апрель, «Татар-информ»). 9 апрельдән 15 апрельгә кадәр Грузиянең Кутаиси шәһәрендә узган кызлар өчен Европа математика олимпиадасында (European Girls Mathematical Olympiad) Казан укучылары абсолют җиңүче булды.

Россия командасында Казан шәһәренең Вахитов районындагы 131 нче лицей укучылары Ралинә Йосыпова һәм Розалина Миргалимова, шулай ук Санкт-Петербургтан Таисия Коротченко һәм Анна Пяткова бар иде, дип хәбәр итте Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте.

«Ралина белән Розалина 42 мөмкинлектән 42 балл җыеп олимпиадада абсолют җиңүче булдылар», диелә ведомство хәбәрендә.

Олимпиада 2012 елдан бирле ел саен Европа илләренең берсендә кызларның математик сәләтләрен ачу мөмкинлеге бирү, шулай ук аларның математика буенча халыкара олимпиадаларда катнашуга кызыксынуын стимуллаштыру өчен уздырыла.

Россия әлеге олимпиадада 2016 елдан бирле катнаша. Россия җыелма командасы составы мәктәп укучыларының бөтенроссия олимпиадасы математикасы буенча Үзәк предмет методик комиссиясе тарафыннан билгеләнә.

Җыелмага эләгү өчен кызлар күп баскычлы сайлап алу уза. Сайлап алуда бары тик бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасы призерлары гына катнаша. Быелгы олимпиадага Европадан 37 ил һәм кунак буларак 17 ил (Европаныкы булмаган) килгән, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100