Әлки районы укучыларына 40 планшет биреләчәк

Планшетлар күп балалы, аз керемле гаиләләрдәге мәктәп укучыларына һәм дистанцион уку өчен кирәкле җайланмалары булмаган балаларга таратылачак.

(Әлки, 15 апрель, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре»). 14 апрельдә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе нигезендә районга мәктәп укучылары өчен 40 планшет бирелде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Сүрия Вәлиева әйтүенчә, планшетлар күп балалы, аз керемле гаиләләрдәге мәктәп укучыларына һәм дистанцион уку өчен кирәкле җайланмалары булмаган балаларга таратылачак.

Республикада шундый планшетлар барысы 749 укучыга тапшырылачак.