Кукмараның Лубян көллияте студентлары "Яшь һөнәрчеләр" чемпионатның финалында катнашачак

Команданы май аенда Краснодар шәһәре көтә.

(Кукмара, 15 апрель, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Мәскәү өлкәсендә "Яшь һөнәрчеләр" V милли чемпионатының (World Skills Russia – 2017) финалында катнашу хокукы алу өчен узган сайлап алу этабы төгәлләнде. Анда Кукмара районы командасы да катнашты һәм җиңү яулады, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

Лубян урман-техник көллиятенең 1 курс студентлары Станислав Козырев һәм Ульяна Селюнина "Ландшафт дизайны" компетентлыгында 15 команда арасында иң яхшы бишлеккә керде. Алар май аенда Краснодарда узачак чемпионатның финалында катнашачак.