А.Гыйльметдинов:“ТР мәгарифен үстерү программасында милли мәгарифкә лаеклы урын биреләчәк"

“Безнең бурычлар җитәрлек дәрәҗәдә ачык: республиканың мәгариф системасын үстерү программасы өстендә эшлибез”, диде министр А.Гыйльметдинов
(Казан, 15 апрель, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген ТР Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитетының беренче утырышы узды. Аны комитет рәисе Разил Вәлиев алып барды.

Комитет утырышында депутатлар ТР Мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдиновның Татарстанның белем бирү системасын үстерү перспективалары турындагы мәгълүматын тыңлады. “Безнең бурычлар җитәрлек дәрәҗәдә ачык: республиканың мәгариф системасын үстерү программасы өстендә эшлибез. Әлеге проект 1 августка әзер булачак”, - диде ул.

Министр сүзләренчә, бу программа республика педагогларының август киңәшмәсендә тәкъдим ителәчәк. Анда балалар бакчаларыннан алып вузларга кадәр үсеш стратегиясе карала. “Без эш нәтиҗәсендә Россия Федерациясендә иң яхшы төбәк системасына ирешергә тиешбез”, - диде А. Гыйльметдинов. Ул биш елга исәпләнгән программа концепциясе ТР Президенты тарафыннан хуплануын, әлеге программага президент статусы бирелүен әйтте.

А.Гыйльметдинов гомумбелем бирү стандартында милли-төбәк компоненты проблемасына тукталып, бу мәсьәләнең әле хәл ителмәвен ассызыклап үтте. Ул ТР Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев белән әлеге вәзгыятьтән чыгу юлларын эзләүләрен белдерде. Разил Вәлиев үз чиратында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгын Россия министрлыгы белән активрак эшләргә чакырды.

Депутат Туфан Миңнуллин министрдан республиканың мәгариф системасын үстерү программасында Казанда милли мәктәпләр өчен яңа биналар төзү каралганмы икәнлеген белеште. Бүгенге көндә татар мәктәпләренең начар биналарда урнашуын, шуңа күрә ата-аналарның балаларын бу уку йортларына бирергә теләмәвен билгеләп үтте. “Милли мәктәпләр куркыныч астында”, - диде ул.

Министр, әлеге сорауга җавап биреп, яңа эшләнә торган программада милли мәгарифкә лаеклы урын биреләчәген, шул исәптән материаль яктан тәэмин итүнең дә тиешле дәрәҗәдә булачагына ышандырды.

Бүген депутатлар шулай ук “ТРның “Мәгариф турындагы” Законына кертелгән үзгәрешләрне дә карады.