Казан хакимиятендә каникулда мәктәп яны лагерьлары ничек эшләячәге хакында сөйләделәр

8 меңнән артык бала шәһәрнең 147 мәктәбе базасында оештырылган мәктәп яны лагерьларында ял итәргә ниятли.

(Казан, 15 март, «Татар-информ»). Казанда язгы каникуллар чорында оештырылачак мәктәп яны лагерьларында 8 меңнән артык бала ял итәр дип көтелә.

Шәһәр Мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов Казан мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә белдергәнчә, язгы каникуллар чорында мәктәп яны лагерьларының чираттагы сменасы оештырылачак, 8 меңнән артык бала 147 мәктәп базасындагы лагерьларда сәламәтлеген ныгытачак.

«Лагерьларда барыннан да элек ятимнәр, профилактика исәбендә торучы балалар, күп балалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче малайлар һәм кызларны көтеп калалар. Лагерьлар 22-27 мартта, шулай ук дүшәмбе көнне, 29 мартта эшләячәк. Мәктәп укучылары график буенча 09.00-15.00 сәгатьләрдә, кизү төркемнәрне исәпкә алып иртәнге сигездән кичке дүрткә кадәр шөгыльләнәчәк», — дип хәбәр итте ул.

Җиде көнлек юлламаның бәясе 1266 сум тәшкил итә, ата-аналар шуның 15 процентын гына, ягъни 190 сум түләячәк. Шул ук вакытта, балаларны бюджет хисабына көненә ике тапкыр ашатачаклар.

«Шәһәрнең барлык мәктәпләре өчен «Татарстан — безнең уртак йортыбыз» укыту-танып белү сменасының гомуми программасы формалаштырылган. Бердәм көннәрдә «Имин балачак“ка, гамәли сәнгатькә, спортка, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган тәрбия чаралары узачак. Язгы каникуллар чорында шулай ук өстәмә белем бирү учреждениеләре дә эшләячәк, балалар педагоглар белән бергә музей, театр һәм кинотеатрларга бара алачак», — дип сүзен төгәлләде Ризванов.