Төмән өлкәсендә укучылар туган телләре буенча олимпиадада белемнәрен сынады

Бөтенроссия олимпиадасы 24 фән буенча 50 елдан артык уздырыла, анда ел саен 6 миллионга якын укучы катнаша.

(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ»). 10-11 гыйнвар көннәрендә Төмән өлкәсенең 9 район һәм шәһәреннән килгән иң яхшы татар теле һәм әдәбиятын белүче 66 укучы Төмән урман хуҗалыгы техникумына Бөтенроссия олимпиадасының өлкә турына җыелды. Болар — мәктәп һәм район турын үтеп, тиешле балл җыйган егет-кызлар. Бу турыда «Яңарыш» газетасы хәбәр итә.

Бөтенроссия олимпиадасы 24 фән буенча 50 елдан артык уздырыла, анда ел саен 6 миллионга якын укучы катнаша. Йомгаклау этабында җиңү теләсә кайсы югары уку йортына имтиханнарсыз дүрт ел дәвамында керүне тәэмин итә.

Сәләтле балаларны һәм талантлы яшьләрне ачыклау, аларга ярдәм итү һәм үстерү — мәгариф өлкәсендә төбәк һәм дәүләт сәясәтенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе. Укучыларның Бөтенроссия олимпиадасы сәләтле балаларның иҗади һәм интеллектуаль потенциалын ачу буенча иң мөһим һәм массакүләм чара булып тора.

Ел саен өлкә олимпиадалары туган телебез буенча сынаулардан башлана. Ел саен олимпиада бик эчтәлекле, файдалы үтә. Бәйге вакытында 19 укытучы өчен семинар, мастер-класслар, очрашулар үткәрелде.

Икенче көнне татар әдәбияты буенча сынау булды. Төштән соң 24 бала җиңүче һәм призер исеменә ия булды.

Февраль аенда җиңүчеләр Казанда төбәкара олимпиадада катнашачак.