Апас мәктәбендә математика фәне буенча олимпиадаларда җиңүчеләр бүләкләнде

Медальләрне «Точка роста» Бөтенроссия конкурсында катнашып, 1,6 миллион сумлык грант откан Каратун мәктәбе укучылары махсус электрон җиһазларда ясаган.
(Апас, 15 гыйнвар, «Татар-информ», «Апастово-информ», Ришат Җамалиев). Апас мәктәбендә математика фәне буенча район Олимпиадасына нәтиҗә ясадылар. Бу турыда район матбугат үзәгендә хәбәр ителә. Төрле номинацияләрдә җиңгән укучылар, укытучылар һәм мәктәп командаларына диплом һәм Мактау грамоталары тапшырылды. Медальләрне «Точка роста» Бөтенроссия конкурсында катнашып, 1,6 миллион сумлык грант откан Каратун мәктәбе укучылары махсус электрон җиһазларда ясаган. Бу чарада район мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Рамилә Шәвәлиева катнашты. Ул математика Олимпиадасының район этабында җиңүче укучыларның Татарстан финалында катнашачагын белдерде һәм балаларга, укытучыларга рәхмәт әйтте.