Кайбыч районы Кошман авылы мәктәбенә 100 ел тулды

Кошман авылы мәктәбе язучы, шагыйрь Әбрар Сәгыйди исемен йөртә.

(Кайбыч, 14 октябрь, "Татар-информ", Рушан Хәялиев). Кайбыч районында Кошман авылы мәктәбенең 100 еллык юбилее уңаеннан зур бәйрәм үткәрелде.

Бәйрәмгә мәктәпне төрле елларда тәмамлаган укучылар, лаеклы ялда булган укытучылар һәм хөрмәтле кунаклар килгән иде. Бәйрәмдә "Татар-информ" хәбәрчесе дә катнашты.

Бәйрәмгә җыелган кунакларны иң элек мәктәп фойесындагы үзенчәлекле экспонат - мәктәпнең иске бинасы макеты кызыксындырды.

Марий-Эл республикасының Волжск шәһәрендә яшәүче Әсхәт Яруллин Кошман мәктәбен 1977 елда тәмамлаган. Бүгенге бәйрәмгә  ул мәктәпне, укытучыларын сагынып кайтуын әйтте. “Кая гына барсам да, туган мәктәбем биргән белем һәм тәрбия кеше арасында хөрмәткә ирешергә ярдәм итте. Авылларның гына түгел, мәктәпләрнең дә тарихын барлап тору бик мөһим эш”, – диде ул.

Бәйрәмдә сәхнәдән котлаулар яңгырады, чыгыш ясаучылар мәктәп турында хәтирәләрен яңартты. Сүз 30 ел буе мәктәп директоры булып хезмәт иткән Мансур Шәрәфиевкә бирелгәч, зал ветеранны аягүрә басып алкышлады. 

Бәйрәмдә Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да катнашты. "Безнең якларның тарихына күз салсак, Кошман авылы һәрвакытта да белем, кәсеп һәм иман учагы булганын күрербез. Шулкадәр бердәм һәм тырыш укытучылар коллективы эшләп торганда, бу традицияләрнең дәвам итүендә һичбер шигем юк”, - диде ул. 

Белешмә. Архив документларыннан Кошман мәктәбенең 1917 елда оешкан булуы мәгълүм. Аңа кадәр авылда мәдрәсә эшләп килгән. Булачак атаклы шагыйрь Әбрар Сәгыйди шушы мәдрәсәдә укыган, ә аның әтисе Закирның мулла мәдрәсәнең мөгаллиме булуы мәгълүм. Яңа совет мәктәбе оешкач, беренче укытучылар рәтендә Әбрар Сәгыйди дә була.

Төрле елларда мәктәп директоры булып Рифкать Гарифуллин, Мансур Шәрәфиев, Илдар Гәрәев, Эрнист Халиков, Розалия Садриева, Ләйсән Шәрәфиева һәм Илсур Насретдинов эшли. 1997 елда мәктәп яңа төзелгән иркен бинага күчә. 2005 елда мәктәпкә Әбрар Сәгыйди исеме бирелә.

2012 елдан башлап Кошман төп гомуми белем бирү мәктәбен Илмас Хәмидуллин җитәкли. Бүгенге көндә 73 укучыга 15 укытучы белем бирә, шул ук бинада урнашкан балалар бакчасына 35 бала йөри.