Казан юристлары спорт законнары хакында фикер алыша

Бүген Казан федераль университетының юридик факультетында “Профессиональ спорт өлкәсендә җирле закон чыгару актлары” дигән темага түгәрәк өстәл уза

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Казан федераль университетының юридик факультетында “Профессиональ спорт өлкәсендә җирле закон чыгару актлары” дигән темага түгәрәк өстәл уза.
Казан федераль университеты юридик факультетының гражданлык һәм эшкуарлык хокукы кафедрасы мөдире Михаил Челышев профессиональ спорт өлкәсендәге норматив актлар хакында сөйләячәк, юрист Андрей Михайлов профессиональ спортчылар эшчәнлеген регламентлаучы законнарны тәкъдим итәчәк, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгының матбугат хезмәте.
Фикер алышуга шулай ук спортчылар һәм тренерлар да чакырылган. Алар арасында ТР Иҗтимагый палатасы һәм ТР Президенты каршындагы Хәйрия советы әгъзасы, Татарстанның танылган спортчысы Светлана Демина (стендка ату), педагогика фәннәре докторы, Россиянең атказанган тренеры, ТР Эчке эшләр министрлыгы Иҗтимагый советы әгъзасы Ольга Павлова һәм башкалар бар.