Казанның иң яхшы студентлары Потанин стипендиясе алачак

Бүген КДУда Владимир Потанин исемендәге хәйрия фондының 20 стипендиясен алу өчен “бишле”гә генә укучы студентлар арасында конкурс сайлап алулары башлана
(Казан, 14 октябрь, “Татар-информ”). Бүген Казан дәүләт университетында Владимир Потанин исемендәге хәйрия фондының 20 стипендиясен алу өчен “бишле”гә генә укучы студентлар арасында 9нчы конкурс сайлап алулары башлана. КДУдагы сайлап алулар 16 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Стипендия программасы яңартылган форматта старт ала, дип хәбәр итә югары уку йортының матбугат үзәге. Тулаем календарь ел дәвамында түләнүче стипендиянең күләме ай саен 3000 сумга кадәр арттырылды. Бүгенге көндә стипендия программасын гамәлгә ашыруда Россиянең 67 әйдәп баручы дәүләт югары уку йорты катнаша. 2008/2009 уку елы нәтиҗәләре буенча стипендия илнең иң талантлы һәм актив 1330 студентына биреләчәк.
Федераль стипендия программасы яңа график буенча узачак. Быелның 15 сентябреннән 15 ноябрьгә кадәр конкурс сайлап алуларында Үзәк, Төньяк-Көнбатыш, Көньяк, Идел буе федераль округларында, Мәскәүдә урнашкан 33 югары уку йорты студентлары катнашачак. Шунысын да искәртик, КДУдан тыш, быелгы программага Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университеты да керә, анда белем алучы 20 студент шулай ук стипендия алачак.
2009 елның 15 февраленнән 15 апрельгә кадәр конкурслар Себер, Урал, Ерак Көнчыгыш, Идел буе федераль округларында һәм Мәскәүдә урнашкан 34 вузны колачлар дип көтелә.
Конкурска “керү билеты” – соңгы ике сессия өчен бары тик “бишле” билгеләре генә куелган зачет кенәгәсе. Конкурслар тестлаштыру һәм уен турыннан (рольле уеннар) гыйбарәт. Сайлап алуның параметрлары – лидерлык сыйфатлары, фикер йөртүдә стандартлардан качу, командада эшли белү һәм нәтиҗәгә йөз тоту.
Программаның соңгы чараларының форматы да үзгәреш кичерде. Стипендиатлар кышкы һәм җәйге мәктәпләрдә катнашачак, әлеге процесста алар иҗтимагый-файдалы эшчәнлек, шул исәптән студентлар үзидарәсе һәм студентлар фәнни җәмгыятьләрендә эшләү өлкәсендә волонтер проектларын эшләячәк. Иң яхшы проектлар хәйрия фондының грантларын алачак. 8 ел эчендә конкурс сайлап алуларында “бишле” билгеләренә генә укучы 100 меңнән артык студент катнашты, 10000нән артык кеше стипендиат булды.
В.Потанин исемендәге хәйрия фонды шулай ук 14-16 октябрь көннәрендә КДУда яшь укытучылар арасында грант конкурсы үткәрә. Программаның максаты – Россия югары уку йортларының фәнни һәм укытучылык эшчәнлеген уңышлы төстә бергә алып баручы аеруча перспективалы яшь педагогларына ярдәм күрсәтү. 40 мең сум күләмендәге грантлар ел саен 133 педагогка тапшырыла. Программа гамәгә ашырыла башлаган көннән алып, ягъни 7 ел эчендә фонд 777 грант бүлеп биргән.