Әлки районының Югары Әлморза мәктәбенә эшмәкәр авылдашлары 148 мең сумга җиһаз бүләк иткән

Ул өр-яңа 28 парта, 56 урындык, 7 өстәл кайтарган.
(Әлки, 14 сентябрь, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре", Азат Низамиев). Әлки районының Югары Әлморза төп мәктәбенә авылдашлары, эшмәкәр Рамил Исмәгыйлев 148 мең сумлык  җиһазлар бүләк иткән, дип яза җирле басма.Себердә яшәүче эшмәкәр Рамил Исмәгыйлев туган авылы Югары Әлморзага да, райондашларына да булышып тора. Әйтик, Яңа ел алдыннан ул “Алинә” универсаль спорт залына бинага кергәндә металл предметларны ачыклый торган рама бүләк иткән иде. Бу җәйдә Югары Әлморзада авыл көне үткәрүдә дә бик ярдәм иткән. Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан авыл балаларына күчтәнәч тулы пакетлар алып кайтып өләшкән. Мәктәптә җиһазларның шактый искерүе хакында белгәч, игелекле авылдашлары монда да үз өлешен керткән – өр-яңа 28 парта, 56 урындык, 7 өстәл кайтарган.