Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россия мәктәпләрендә күмәк чаралар үткәрү 2021 елга кадәр тыела
Балалар мәктәптә укысын өчен, бөтен ил буенча уку йортларында капиталь ремонт һәм дезинфекция үткәрелә, диде Россия Мәгариф министры.
(Казан, 14 август, «Татар-информ»). Россия мәктәпләрендә 2020 ел ахырына кадәр күмәк чаралар уздыруны тыйдылар. Бу хакта Россия мәгариф министры Сергей Кравцовка сылтама белән ТАСС хәбәр итә.
Аның сүзләренчә, мондый чаралар 2021 елның 1 гыйнварына кадәр тыелган.
«Билгеле төзәтмәләр булачак, әмма алар белем бирү процессында берничек тә чагылыш тапмаячак», — дип өстәде министр.
Моннан тыш, Россия мәгариф министры яңа уку елында укучыларның мәктәпкә йөреп укыячакларын әйтте. Балалар мәктәптә укысын өчен, бөтен ил буенча уку йортларында капиталь ремонт һәм дезинфекция үткәрелә.
«Мәгариф министрлыгы пандемия шартларында уку процессын оештыру мәсьәләләренә багышланган киңәшмәләр үткәрә», — диде Сергей Кравцов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз