Алабугада беренче сыйныфка керүче балаларга портфельләр тапшырылды

Хәйрия акциясе «Адымнар-Алабуга» күп телле белем бирү комплексында узды.

(Алабуга, 14 август, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Алабугада «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика хәйрия акциясе узды. «Адымнар-Алабуга» күп телле белем бирү комплексында укыячак 1 сыйныф укучыларына портфельләр тапшырылды. Аның эченә канцелярия товарлары, дәфтәрләр, хезмәт һәм рәсем дәресләре өчен кирәк-яраклар салынган. Шулай ук балаларга мәктәп формасы да бүләк иттеләр.

Тантаналы чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм Россия мәгариф академиясе президенты Юрий Зинченко катнашты.

«Яңа уку елы белән котлыйм. Сезнең аңа әзер булуыгыз мөһим. Әлеге искиткеч мәктәптә яхшы укуыгызны теләп калам. Хәерле юл сезгә», — дип сәламләде Рөстәм Миңнеханов булачак 1 сыйныф укучыларын.

Минтимер Шәймиев республикада күп телле мәктәпләр ачылуын «тарихи вакыйга» дип атады.

«Балалар өч телдә белем алачак. Алгарышка бару өчен бүтән юл юк. Әгәр без балаларыбызның көндәшлеккә сәләтле булып үсүен телибез икән, алга таба хәрәкәт итәргә кирәк. Ата-аналарның мәктәп җитәкчелеге белән эшләве беренче планга чыга. Барысы да бергәләп хәл ителәчәк. Менә күреп торырсыз, балалар мондый мәктәптән өйгә кайтырга да теләмәячәк», — дип искәртте ТР Дәүләт Киңәшчесе.

Юрий Зинченко да күп телле комплекслар турында үз фикерен белдерде. «Татар телен өйрәнсәң — Татарстанда, рус телен яхшы белсәң — Россиядә, инглиз телен үзләштерсәң дөньяда көндәшлеккә сәләтле булачаксың. Без бүген Татарстан һәм Россиянең киләчәген күрәбез», — диде ул.

Быелгы уку елында Алабуга мәктәпләрендә 1,3 мең укучы беренче сыйныфка барачак. Шулардан 123 бала ярдәмгә мохтаҗ.