Мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе онлайн режимда трансляцияләнәчәк

Чара “Казан Экспо” халыкара күргәзмә үзәгендә узачак.
(Казан, 14 август, “Татар-информ”). Татарстанның мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсе “Рәсми Татартан” сайтында (www.tatarstan.ru) онлайн режимда трансляцияләнәчәк. Киңәшмәнең төп темасы – “Белем бирү сыйфатын күтәрү факторы буларак тәрбия”. Киңәшмәдә виртуаль катнашучы булу өчен “Рәсми Татарстан” сайтында төп биттәгә сылтамага керергә кирәк.Киңәшмә 15 августта 11.00 сәгатьтә башлана.Чара “Казан Экспо” халыкара күргәзмә үзәгендә узачак.Искәртик, август киңәшмәсендә Татарстан Президенты Рөстәм Минеханов та катнашачак.