news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУ тарихында беренче тапкыр шәрык телләре буенча магистрлык программалары ачыла

Гарәп теле һәм әдәбияты, төрек теле, кытай теле программаларына барлыгы 50 бюджет урыны исәпләнгән.

КФУ тарихында беренче тапкыр шәрык телләре буенча магистрлык программалары ачыла
Салават Камалетдинов

(Казан, 14 июль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтында беренче тапкыр шәрык телләре буенча магистрлык программалары булдырыла. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә КФУ доценты Эльмира Хәбибуллина сөйләде.

«Әлеге программа шәрыкны өйрәнү һәм Африка белемнәре юнәлешендә булачак. Барлыгы 3 магистрлык программасы бар: гарәп теле һәм әдәбияты, төрек теле; кытай теле. Беренче юнәлеш — мәктәпләрдә һәм югары уку йортларында гарәп, кытай һәм төрек теле укытучыларны әзерләүгә юнәлдереләчәк, икенче юнәлеш — тәрҗемәчелек, алар икътисади яисә эшмәкәрлек өлкәсендә эшли алачак», — диде ул.

Эльмира Хәбибуллина сүзләренчә, магистратура программасы бакалавр белеме булган, әлеге 3 телне «В2» дәрәҗәсендә белгән абитуриентлар өчен каралган. «Төп максат — телне камилләштереп, аны төрле һөнәри аланнарда куллану, белгечләр әзерләү. Барлык юнәлешкә дә керү өчен телдән сынау булачак. Шуңа күрә, без 18 августка кадәр онлайн гаризалар кабул итәбез, аннан соң имтихан үткәреләчәк», — дип аңлатты ул.

«Сынауларның тәртибе һәм барлык мәгълүматлар КФУ сайтының „Абитуриент булам“ бүлегендә урнаштырылган, күзәтеп барыгыз. Шәхси сораулар калса, безнең электрон почталарга мөрәҗәгать итә алалар, алар шулай ук сайтта бар. Сынауда беренче сорау гомуми тел белеменә кагылса, калган ике сорау абитуриент сайлаган тел буенча бирелә — тел грамматикасы, тәрҗемә мөмкинлекләре, телдән бер темага сөйләү була», — диде ул.

Эльмира Хәбибуллина кырыктан югары балл җыючылар бюджет урыны өчен конкурста катнаша ала дип белдерде. «Иң югарысы — 100 балл. 50 бюджет урыны шушы өч программага бүленә. Кырыктан артык балл җыеп, бюджет урынына эләгә алмаучылар контракт нигезендә дә белем ала алачак», — ди ул.

«Дисциплиналарның күбесе шушы шәрык телләрендә уза, аларны Гарәп, Төркия, Кытай илләре мөгаллимнәре алып бара, шуңа да абитуриентларыбыздан тел дәрәҗәләрен яхшы белүне таләп итәбез. Без, чыннан да, уникаль программалар әзерләдек, һәр фән үзенчәлекле, безнең таләпләргә һәм максатларга туры килә торган итеп сайланды», — дип сөйләде КФУ доценты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100