Татарстан депутатлары милли мәгариф хакында сөйләшә

ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының киңәйтелгән утырышы була.

(Казан, 14 июнь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Бүген ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының киңәйтелгән утырышы була. Көн тәртибенә барлыгы 4 мәсьәлә чыгарылган.

Шуларның иң беренчесе һәм иң мөһиме милли мәгарифкә кагыла. Бу сорау буенча утырышта ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Яр Чаллының мәгариф һәм яшьләр эшләре идарәсе җитәкчесе Винер Харисов, Мөслим районы Советының мәгариф, мәдәният, сәламәтлек, яшьләр эшләре, спорт һәм социаль мәсьәләләр комиссиясенең даими рәисе Илнур Габидуллин, Казандагы Абдулла Алиш исемендәге 20 нче номерлы гимназия директоры Рәхимә Арсланова, Кукмара районындагы удмурт этномәдәни компонентлы мәктәп директоры Виталий Семенов чыгыш ясавы көтелә.

Моннан тыш, “Татарстан Республикасында архив эше турында”гы 344-5 нче н6омерлы ТР закон проекты хакында да сүз булачак.