Рафис Борһанов: WorldSkills чемпионатына мәктәп балаларын да алып киләчәкбез

Министр мәктәп укучыларына заманча яңа җиһазлар, компьютерлар, яңа кораллар, җайланмалар күрсәтеләчәген әйтте.
(Казан, 14 май, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Казанда узачак WorldSkills стандартлары буенча һөнәри осталык дөнья чемпионатына мәктәп балаларын да алып килү күздә тотыла. Бу хакта "Казан Экспо" күргәзмә үзәгендә ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов әйтте."Районнардан мәктәп балаларын алып килеп күрсәтү, алар өчен экскурсияләр уздыру ниятләнә. Һөнәри ориентация дигәндә, балалар бакчасы баскычыннан ук башлау да артык булмас иде", - ди министр.Рафис Борһанов мәктәп укучыларына заманча яңа җиһазлар, яңа компьютерлар, яңа кораллар, җайланмалар күрсәтеләчәген әйтте. "Мин алар яшендә булганда, андый кораллар булуын башыма да китерә алмый идем", - диде ул.Министр яңа җиһазларның ике-өч ел эчендә күп кенә уку йортларына тапшырылачагын, аларның күпчелеге Татарстанда калачагын әйтте.