Вуз Уставлары проектыннан югары белемне туган телдә алуны тыйган пункт алып ташланды

ТР Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Р.Вәлиев, федераль агентлык тарафыннан тәкъдим ителгән Устав проектын раслаган очракта, кайбер вузлардагы татар факультетларын ябарга һәм татар төркемнәрен бетерергә туры килүе

(Казан, 14 май, “Татар-информ”). Шушы көннәрдә Россия вузларының Устав проектыннан студентларны һәм тыңлаучыларны бары тик рус телендә генә укытуны күздә тоткан пунктның алып ташланганлыгы билгеле булды. Бу хакта парламент матбугат хезмәтенә ТР Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев хәбәр иткән.


Билгеле булганча, агымдагы елның апрель аенда Мәгариф буенча федераль агентлык югары уку йортлары ректорларына яңа Уставларны раслауны таләп иткән инструктив хат белән мөрәҗәгать итте. Яңа Уставларда вузларда югары һөнәри белем бирүнең төп программасына кермәгән факультатив дәресләрдә генә РФ халыклары телләрендә укыту каралган иде.


Бу нисбәттән Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына федераль министрлыкка яңа Устав макетын кабат карауны сорап мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итте. Шундый ук хат белән Мәгариф буенча федераль агентлык җитәкчелегенә ТР вузлары ректорлары советы рәисе, ТР Дәүләт Советы депутаты Мәкъзүм Сәлахов та мөрәҗәгать итте.


Разил Вәлиев, әлеге вәзгыятькә аңлатма биреп, федераль агентлык тарафыннан тәкъдим ителгән Устав проектын раслаган очракта, кайбер вузлардагы татар факультетларын ябарга һәм татар төркемнәрен бетерергә туры килүен билгеләп үткән. Билгеле булганча, Татарстанда күптәннән бирле милли мәгариф системасы җайга салынган. Кайбер педагогик вузларның аерым факультеларында туган тел һәм әдәбияты укытучыларын әзерлиләр. Моннан тыш, республиканың күп югары уку йортларында, мәсәлән, архитектура-төзелеш академиясендә, техник университетта, аграр университетта, ветеринар академиядә татар төркемнәре бар, аларда татар телендәге дәреслекләр белән укыталар.


Бу мәсьәлә Казанга апрель азагында килгән РФ Мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко белән очрашуда да күтәрелгән иде. Нәтиҗәдә Татарстан ягыныҗ позициясе исәпкә алынды: вуз Уставлары проектыннан югары белемне туган телдә алуны тыйган пункт алып ташланды.


“Шул ук вакытта Мәгариф буенча федераль агентлык җитәкчелеге тарафыннан шундый инструктив хатның Устав макеты белән бергә училищелар һәм техникумнарга да җибәрелүен исәпкә алырга кирәк. Хәзер башлангыч һәм урта махсус һөнәри белем бирүгә карата бу “бәхетсез” пунктны кабул итәргә ярамаганлыкны исбатларга кирәк булачак. Без үз позициябезнең РФ Мәгариф һәм фән министрлыгында хуплау табуына ышанабыз”, - дип билгеләп үтте Р.Вәлиев.