Татарстан укучысы информатика һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләр буенча Бөтенроссия олимпиадасында җиңү яулады

Республиканың тагын 7 укучысы – призерлар рәтендә

 (Казан, 14 апрель, “Татар-информ”). 5-10 апрель көннәрендә Архангельскида М.В.Ломоносов исемендәге Төньяк (Арктик) федераль университеты базасында укучыларның информатика һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләр буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау өлеше уздырылды. Анда илнең иң яхшы яшь программистлары ачыкланды. Быел олимпиадада Россиянең 44 төбәгеннән 247 бала катнашты.

Татарстан данын исә 15 укучы яклады. Алар бәйгегә Иннополис университетында әзерләнде. Олимпиада җиңүчеләренең берсе – ТР командасы әгъзасы Максим Корчагин (11нче сыйныф), диелә Иннополис университеты сайтында. 11нче сыйныф укучылары Рөстәм Абдумуталов, Кирилл Муравьев һәм Дмитрий Захаров, 10нчы сыйныф укучылары Степан Калинин һәм Булат Шәмсетдинов, 8нче сыйныф укучылары Рамазан Рәхмәтуллин һәм Әсхәт Сәхәбиев исә – призерлар рәтендә.

Иннополис университетының вузга кадәр белем бирү буенча проректоры Сергей Масягин сүзләренчә, 2014 елның язында уку йортының вузга кадәр белем бирү бүлеге Татарстан укучылары белән актив эшчәнлек алып бара башлый. Сәләтле балалар белән эшчәнлек кысаларында Иннополис университетында Татарстан командасын программалаштыру буенча халыкара олимпиадага (IOI2016) әзерләү буенча чаралар планы төзелә. “Бу планны тормышка ашыру мөмкинлеге ТР Хөкүмәте, ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән булдырылды. Инде беренче нәтиҗәләр турында да сөйләргә була: агымдагы елда укучыларның информатика буенча Бөтенроссия олимпиадасына 15 юллама яулый алдык, былтыр командада 7 кеше иде. Узган ел бәйгенең йомгаклау этабында 4 укучыбыз призер дип табылса, быел 1 укучы җиңүче һәм тагын 7се призер булдылар. Алар арасында киләсе елга җиңү мөмкинлекләре зур булган 8нче сыйныф укучылары да бар”, – дип билгеләп узды Масягин.