Киләсе уку елына “Гаилә һәм мәктәп” календаре нәшер ителгән

Ул ата-аналар һәм укытучылар өчен тәгаенләнеп, 384 битлек булып чыккан

 (Казан, 14 апрель, “Татар-информ”). “Мәгърифәт”, “Гаилә һәм мәктәп”, “Мәгариф” басмаларында дөнья күргән кызыклы мәкаләләрне кертеп, уку-укыту һәм тәрбия бирү, күренекле шәхесләр турында файдалы язмаларны туплап, 2015-2016 уку елына “Гаилә һәм мәктәп” календаре нәшер ителгән. Ата-аналар һәм укытучылар өчен тәгаенләнеп, 384 битлек булып чыккан календарьны сатып алырга да, почта каталогы аша яздырырып кулга төшерергә дә мөмкин: бәясе - 141 сум. Шул хакта magarif-uku.ru хәбәр иткәнчә, редакциядән килеп алучыларга исә календарь аннан да очсызгарак төшә. Моның өчен (843) 222-06-09, 222-06-02 телефон номерлары буенча яки magarif@bk.ru, gaila-mektep@mail.ru e-mail адресларына мөрәҗәгать итәргә була.