Әлкидә педагогик хезмәткәрләр юллама белән ял йортларына йөри

Гыйнвар аенда 39 укытучы ял иткән, уку елы тәмамланганчы тагын берничә дистә юллама каралган

 (Казан, 14 март, “Татар-информ”). Әлкидә фән һәм мәгариф хезмәткәрләре профсоюзының район комитеты гыйнвар аенда 39 кешене юллама белән төрле шифаханәләрдә ял иттергән.

Укытучыларга февраль-март айларында тагын 20 юллама бирелгән. Аларның дүртесе – көньякка, Пятигорскидагы һәм Ессентукидагы ял йортларына. Апрельгә дә 10 юллама алынган инде, алар буенча ялга кемнәр ялга китәсе дә билгеле, дип хәбәр итә “Әлки хәбәрләре”.