420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 14 гыйнвар, “Татар-информ”). Татарстанның яңа мәгариф һәм фән министры Рафис Борһановка ике беренче урынбасар тотарга рөхсәт иттеләр. . Тиешле Татарстан Министрлар Кабинеты карарын 2017 елның 29 декабрендә республика Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.
Шул ук көнне Татарстан мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасар итеп, Казан шәһәре башкарма комитеты мәгариф идарәсенең элеккеге җитәкчесе Илсур Һадиуллин билгеләнде.
Шундый ук вазифаны министрлык аппаратында 2014 елның августыннан Андрей Поминов (министрның гадәти урынбасары булып ул 2007елдан эшләп килде) били.